Көзге каникул вакытында районның активист укучылары Биектау районындагы сәламәтләндерү лагеренда республикадан җыелган 50 укучы арасында профильле сменада булып кайтты.
Алар анда ял итеп кенә калмады, ә төрле социаль психология, тайм – менеджмент, эшмәкәрлек, буенча мастер-классларда һәм тренингларда катнашты. Искиткеч квестлар, уеннар, шоуларның төп геройлары булырга туры килде аларга.
Үзләре төзегән проектларын тормышка ашырырга бик ярдәм итәр аларга бу очрашу.