Узган атнада Казанда Наше время – Безнең заман” дип исемләнгән эшләүче яшьләр иҗаты фестивале тәмамланды.
3 нче ноябрь көнне безнең районнан Куралово балалар бакчасы тәрбиячеләре Юлия Лужаева, Алина Баринова һәм Евгения Султанова шул фестивальдә “Хореография” номинациясендә катнашты.
«Поволжская ГАФКСиТ» - «Академия» сәхнәсендә алар татар биюе башкарды. 4 нче ноябрьдә җиңүчеләрне котлаганда алар да сәхнә түренә чыгып лаеклы дипломнарын алдылар. Котлыйбыз!