Фотодокументларның иң кадерлеләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең укучылар аркасында алдагы санда басылган фотографиянең 40 нчы елларда Башкиров Н.А. җитәкчелек иткән “Идел буе колхозчысы” дигән газета коллективы икәне билгеле булды.
Бүген сезнең игътибарыгызга 2 яңа “иске” кадр бастырабыз:
1. “КПСС ның 23 нче съезды” колхозының кыр станы;
2. “Услонский” совхозының үзешчән сәнгать коллективлары смотры.
Бу кайда һәм кайчан булган икәнен сездән беләсебез килә, хөрмәтле район ветераннары. Телефон: 2-14-85.