Югары Осланда зур күләмдә наркотиклар тотучы ачыкланды

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

30 нчы октябрьдә Югары Ослан Прокуратурасы Тула шәһәренең 37 яшьлек А.Даниловка зур күләмдә наркотиклар яшереп тоткан өчен җинаять эше ачты.

Ул УК РФ ның 228.1 нче маддәсе 5 нче бүлеге, һәм 30 нчы маддәнең 3 нче бүлеге буенча җинаятьтә гаепләнә. Бу законсыз алдан килешенеп куелган юл белән зур күләмдәге наркотикларны Интернет аша  сату дигән сүз.

Аны чираттагы маршрут буенча наркотиклар алып барганда тоталар һәм эчке органнарга тапшыралар.

Танылган гаепләре өчен  10 елга ирегеннән мәхрүм итәләр һәм 50 000 сум штраф салалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International