Бүген Югары Ослан сайлау комиссиясе референдум уздыруны оештыру сораулары буенча җыелдылар. Сораулар әле бик күп: сайлау участокларын җиһазлау, сайлаучыларның исенә төшерү, алдан сайлау һ.б.
Комиссия членнары тәҗрибәле, аларның бурычы – чиста, дөрес референдум үткәрү.
Референдум 19 нчы ноябрьдә сәгать 7.00 дән 20.00 гә кадәр була.