Бүген Балалар сәнгать йортын ачар алдыннан “Агач утырт” экологик акциясе үтте.
Анда район Башкарма комитеты коллективы һәм сәнгать йорты хезмәткәрләре катнашты. Алар бергәләп чыршы, миләш, алмагач, чия һәм карлыган үсентеләре утырттылар. Бу – яңа дәүләт йорты өчен бик зур бүләк булып тора.