Казан -Ульяновск-Кама Тамагы трассасы вакытлыча ябыла

2017 елның 10 ноябре, җомга

Югары Ослан районында 13 нче ноябрьдән 5 нче декабрьгә кадәр Казан -Ульяновск-Кама Тамагы  юлы буенча транспорт хәрәкәте туктатылачак, - дип хәбәр итә Минтранс пресса хезмәте.

15,2 км дан 22,5 км га кадәр металлдан барҗер киртәсе ясау планлаштырылган. Бу көннәрдә машина йөртүчеләр Шеланга юлы аша узып йөриячәк. Ул юлның схемасы ТР ГИБДД сы белән киңәшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International