13 нче ноябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең XXV Конференциясе булып узды.
Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Хәлил Гыйниятов катнашты.
Көн тәртибенә 3 сорау куелган иде:
1. “Бердәм Россия” Партиясе бүлегенең алдагы периодка эш планы;
2. “Бердәм Россия” Партияеснең составы үзгәрүе;
3. Татарстан региональ партиясе XXVII Конференциясенә делегатлар сайлау.
Барлык сораулар буенча “Бердәм Россия” Партиясенең урындагы секретаре Марат Зиатдинов чыгыш ясады. Партия эшенә уңай бәя бирелде.