Районның Үзәк китапханәсе әниләр арасында китап укуга кызыксыну уяту мәктәбе тарафыннан уздырган “Укуларның тере битләре” дигән Бөтенроссия конкурсыннан Сертификат алып кайтты. Бу чараны Камчатка өлкәсенең “Россия балалар фонды” иҗтимагый хәйрия фонды һәм Россия мәктәп китапханәләре Ассоциациясе оештырды.
Гаиләдә китап укуга ихтирам тәрбияләүне алгы планга куйган бу чарада безнең район да читтә калмавы бик тә куанычлы.