Кичә район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлекләре башлыкларын җыйды.
Утырышта пенсион фонд бүлеге җитәкчесе Анисимова Э.Н. электрон формада пенсия билгеләү турында; район башлыгы урынбасары С.Осянин су белән тәэмин итүне лицензияләү; Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Камалетдинова Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтү һәм Сеитово авылыннан күп балалы Третьяковның прблемасы уңай чишелү; информатизация бүлеге администраторы А.Савичев сайтка яңалыклар кую һәм аларның тәрҗемәсе турында чыгыш ясадылар.