Бүген район Советының Актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында төрле проблемаларга башышланган утырыш узды.
Анда авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм культура бүлеге җитәкчеләре чакырылган иде. Аның эшендә район башлыгы урынбасары С.Осянин, плиция уполнлмоченные Ионов Е.С., Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Камалетдинова Г.Ф., ветеренария бүлеге башлыгы Зиятдинов М.Ф. , финанс-бюджет Палатасы рәисе Елена Колесова, ТР Президентының территорияләр белән эш идарәсе советнигы Илфат Сәнгатуллин катнашты.
Сөйләшү бик катгый төс алды. Район бюджетын иң “күп ашаучы” мәгариф сферасы хезмәткәрләре налоглар буенча бурычка иң күп батучы икән. Шуңа күрә бу ситуацияне төзәтергә вакыт бирелде.