Яңа уку елында, элеккеге традицияләрне яңартып, гимназиядә татар телендә “Сәхнә сәнгате “ түгәрәге эшли башлады.Түгәрәккә 1-4 нче сыйныф укучылары йөри. 24нче октябрьдә “Хикмәтле бәлеш” әкият- тамашаны видеога төшереп, ТР мәгариф министрлыгы һәм “Сәхнә “журналы оештырган республикакүләм мәктәп театрлары фестиваленә җибәрде.
20 нче ноябрҗдә аның 2 нче турга үтүе нәтиҗәләре билгеле булачак.