Гражданнарны кабул итү

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген, 14 нче ноябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Очрашуга 6 кеше җир бүлеп бирү, торак, район бенча автобус җибәрү, почта бүлекләре эше, пенсия түләү сораулары буенча килгән иде. Һәр мөрәҗәгать исәпкә алынды, кайберләре төрле службаларга эш өчен йөкләтелде.
Кабул итү һәр сишәмбе көнне сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International