13 нче ноябрьдә “ТНВ” телеканалында “Яңа гасыр трибунасы ” дигән тапшыруда ТР да күперләне реконструкцияләү турында сүз барды.
Анда безнең районнан Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов, төзелеш һәм архитектура бүлеге башлыгы Рәшит Монасыйпов, Куралово авыл җирлеге башлыгы Лидия Коткова, район башлыгы ярдәмчесе Ильназ Гыйләҗиев катнашты.