Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгында республиканың иң яхшы комбайнерларын урып җыюдагы күрсәткечләре өчен бүләкләделәр.
Аның өчен ТР Президенты 200 иң яхшы комбайнерларны премияләргә сүз биргән иде.
Министр кулыннан премия һәм диплом кабул итеп алучылар арасында Олы Мәми мәктәбе укытучысы Анатолий Баймяшкин да бар иде.