Узган сишәмбедә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин катнашында “ПолитЗавод” иңтимагый – политик проектының 3 нче сезоны башланды.
Аның эшендә ТРО ВПП «Единая Россия» Олег Морозов, ТР премьер-министры киңәшчесе Андрей Кондратьев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Безнең районнан Яшь гвардия активистлары Владилена Долгушова һәм Виктор Осянин да бар иде.
Алар тестлар һәм әңгәмә уздылар. Шуннан соң 100 кеше сайлап алына. Алга таба алар апрель аена кадәр политик кейсларда”Политик сугышлар” дигән дискуссион мәйданчыкларда катнашачак.