Кадастр Палатасына гадәттә гражданнардан күчемсез милеккә адрес билгеләү буенча мөрәҗәгатьләр килә.
Ә мөрәҗәгатьне аларга түгел, урындагы Башкарма комитетка юнәлтергә кирәк. Алардан чыккан карар аннан соң Федераль мәгълүмат адрес системасына кертелә. Шуннан соң гына адрес бирелгән дип исемләнә.
5 көннән соң адрес турында белешмә регистрация органына җибәрелә.