Хөрмәтле ветераннар!
Сезне лаеклы юбилеегыз белән кайнар котлыйм!
30 ел элек райнның иң күләмле, иң авторитетлы иҗтимагый ветераннар оешмасы оешкан.
Кадерле ветераннар! Сез үзегезнең данлыклы хемәтегез белән бүгенге Россиянең ныклы фундаментын булдырдыгыз. Сездә бүген дә көчле энергия ташып тора, сез хезмәткә өндисез, киләчәккә якты өметләр уятасыз. Сезнең хезмәт батырлыкларыгыз алдында баш иям һәм район үсешендә бергәләп эш алып баруыгыз өчен зур Рәхмәтемне белдерәм.
Чын күңелдән барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет-шатлык телим!
Изге теләкләр белән, район башлыгы Марат Зиатдинов.