17 нче ноябрьдә районның финанс-бюджет Палатасы рәисе Елена Колесова районның налоглар буенча бурычларына багышланган видеконференциядә катнашты.
Югары Ослан районында ТР консолидированный бюджетына күчмәгән налогларның суммасы 17 млн. сум тәшкил итә. Аның 11 миллионы - физик затларның җир, мөлкәт, транспорт бурычлары.
Почта бүлекләре аша күпме генә хатлар җибәрелсә дә, налог түләү срогы 1 нче декабрьгә кадәр генә булса да, республикада налогларның түләнеше әле 25% тан да артканы юк.