Казанда гала-концерт булып узды

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Казанда Пирамида Үзәгендә  5 нче  «Наше время – Безнен заман» дип исемләнгән иҗади эшләүче яшьләр фестивале булып узды.

Анда Татарстанның промышленность, аграр һәм сәүдә предприятиеләрендә эшләүче яшьләр җыелган иде. Алар кунакларга яхшы концерт күрсәтте.

Иҗади кастингта 223 предприятиедән 1299 талантлы яшь хезмәткәр катнашты.

Шунысы куанычлы: укытучы һәм тәрбиячеләрдән торган  Иннополис мәктәбенең хореографик коллективы 3 нче урын, ә музыка укытучысы вокал номинациясе буенча 2 нче урын алып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International