60 яшьлек ир-ат Иделдә югала

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

 Югары Ослан районы МЧС хезмәте иделдә балык тотканда югалган 60 яшьлек ир-атны эзләүне дәвам итә. Ул Ташевка авылы тирәсендә югала. Пенсионер көймәдә Гребени ягына таба юл ала һәм югала. Шуннан бирле бернәрсә дә билгеле түгел.

Коткаручылар отряды инде Иделнең 20 мең кв.м айкап чыкты. Ә нәтиҗәләр әле һаман кире.

Кемгә дә булса ниндидер мәгълүмат билгеле булса, 8(84379) 2-12-40 или 8(84379) 2-12-82 телефоннарына хәбәр итүегезне сорыйбыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International