Районның рус теле укытучылары үзләренең “Дәрестән тыш чараларда рус теле белән кызыксындыру һәм чыгарылыш имтиханнарына хәзерләнү” дигән семинарда рус әдәбиятыннан сочинение язу турында сүз алып бардылар.
Куралово мәктәбендә узган бу семинарда Сарбаева Н.П. – 11 нче сыйныфта, Киряхина Т.А. – 9 нчы сыйныфта дәрес – консультацияләр күрсәттеләр.
Шунда ук Шеланга мәктәбе укытучысы Переведенцева З.А. семинарда катнашучыларга ПАКОР технологиясе буенча мастер-класс та тәкъдим итте.