20 нче ноябрьдә “Корстон” тамашалар залында“Хокуклар илендәге бала” социаль видеороликлары конкурсының финалистларын бүләкләү тантанасы булды.
Конкуста 44 районнан 736 эш катнашты. Шулар арасыннан финалга 23 эш сайлап алынды. Алар арасында езнең районның “Октябрьская” мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Хуҗиахметова Сабина, Иннополистан - Артемий Кочергин һәм Максим Степанов. Яр Морквашыннан - Григорьева Регина да бар иде. Аңа алга таба да уңышлар телик!