20 нче ноябрьдә районда Бөтендөнья Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне билгеләп үтелде.
Район Советының актлар залында сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр ТР эчке эшләр министрлыгы, куркынычсызлык идарәсе федераль хезмәте, социаль яклау бүлекләре, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге вәкилләре, адвокатлар, нотариуслар ятим балаларга, инвалидларга, ата-анасыз калган балаларга түләүсез ярдәм күрсәттеләр.