Бүген районның 11 нче сыйныф укучылары 5 юнәлештәге тема буенча инша язып карыйлар.
Бу – 6 нчы декабрьдә рус әдәбиятыннан язылачак чыгарылыш имтиханына хәзерлек иншасы. Бу хәзерлек вакытында балага бланкларны дөрес тутырырга өйрәнү, үзенең белемен тикшерү һәм калган вакытта җитешсез якларын һәм хаталарын үз укытучысы белән тагын бер кат төзәтергә мөмкинлек бирә.