Югары Осланда чистарту җайланмасы ачылды

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Югары Осланда чистарту җайланмасы  эшләүгә инде 2015 нче елда ук тотындылар. 2 ел эчендә биологик мәдульле чистарткычлар, һава станөиясе, яктыртылган лаборатория, насос станциясе төзелде  һәм территория төзекләндерелде.

23 нче ноябрьдә бу объектны ачуда район башлыгы Марат Зиатдинов,  ТР ның ЖКХ министры Ирек Фәйзуллин, экология министры Фәрит Абделганиев, ТР ның газ һәм электр фонды генераль директоры Җәүдәт Миннеханов катнашты.

Ачылышта катнашкан халык төзелешне карап йөрде һәм бик кәнәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International