Ташу сулардан саклану

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР ның экология министры Фәрит Абделганиев Югары Ослан районның Клянчино авылы аркылы ага торган  Клянчейка елгасы ярының тотрыкландыру эшләре белән кызыксынды.

Бу территориядәге эшләр 2017 нче елның 2 нче яртысында башланып китте. Чөнки авыл халкын язгы ташу вакытында су баса иде һәм янгын чыгу очрагында бу бик зур кыенлыклар китерә иде.

Шул ук вакытта Новлянка белән Клянчиноны тоташтыра торган юл да ремонтланды.

Министр үтәлгән эшләргә югары бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International