Югары Ослан районының профсоз лидеры Лилия Хөрмәтуллина 21-22 нче ноябрьдә Казанда үткән Координацион совет рәисләре укуында булып кайтты.
Тыңлаучылар алдында Дәүләт хезмәт инспекциясе башлыгы – ТР ның баш хезмәт инспекторы Е.Костюшин, хезмәт министрының беренче урынбасары М.Гафаров, экономика фәннәре кандидаты, КГАСУ доценты М.Заботина чыгыш ясады.
Икенче көнне Профсоюзлар Федерациясе рәисе Т.Водопьянова белән очраштылар. Ул хезмәт хакы трындагы актуаль проблеманы күтәрде.