Кадастр бәясен ничек киметергә?

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Росреестр идарәсендә күчемсез милекнең кадастр бәясен яңадан карау турында “кайнар линия” булып узды.

Казан шәһәреннән генә дә 4 сәгать эчендә 54 кеше шалтыратты. Барлык шалтыратучылар кадастр бәясенә зур налоглар килүе турында зарландылар. Аны ничек кайтарып була?

Аның өчен Росреестры Идарәсенең комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Нинди документлар кирәклеге Росреестрның офииаль сайтында rosreestr.ru “Кадастр учеты” бүлегендә “Спорларны карау” дигән урында табып була.

Гариза белән Казан, Авангардная урамы, 74 нче йортка килергә була.Сораулар булса, телефоннар: (843) 255-25-23, 255-25-28.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International