24 нче ноябрьдә районның ЖКХ бүлеге һәм торак фонды вәкиле Хәмидуллин Х.К. катнашында утырыш булып узды.
Бу очрашуда “Социаль ипотека” программасында катнашучыларга яңадан регистрация үтү турында консультация бирелде, авыл территориясендә яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту турында килешүгә кул куелды, “2014-2020 нче елларда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасына яшь гаиләләргә ничек басу турында мәгълүмат бирелде.
Шунда ук яңа бала туу сәбәпле квартираларны яңадан сайлау протоколлары таратылды.