Финанс – бюджет сораулары буенча даими комиссия эше

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан район Советының Финанс – бюджет сораулары буенча даими комиссия эше утырышы узды.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар куелды.

1.    Югары Ослан муниципаль районының 2016 нчы елның 14 нче декабрьдә чыккан “Югары Ослан районының 2017 нче ел бюджеты һәм 2018-2019 нчы планлы периодка бюджеты” турындагы 17-174 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү;

2.    Югары Ослан муниципаль районының  “Югары Ослан районының 2018 нче ел бюджеты һәм 2019-2020 нче планлы периодка бюджеты” проекты.

Комиссия членнары проектларны бертавыштан яклап чыкты һәм киләсе Совет утырышында карарга тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International