26 нчы октябрьдә Буада ирләр арасында атказанган физкультура эшлеклесе Л.Н.Вәлиуллинга багышланган ачык волейбол турниры булды.
Анда Тәтеш, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Югары Ослан командалары катнашты.
Безнең Ранис Мухаметзянов, Виталий Афанасьев, Марсель Гиззатов, Антон Севастьянов, Руслан Алеев, Ильдар Биктагиров һәм Андрей Кочневтан торган команда 3 нче урынга чыкты.