Югары Ослан мәктәбенең Владелина Долгушева һәм аның җитәкчесе Сергей Анохин Мәскәүдән 3 көнлек “Киләчәккә омтылучы Россия – 2035” дип аталган форумнан кайттылар.
Форум кысаларында Россиянең киләчәге турында алар үз инициативалары белән уртаклаштылар, эшлекле программаларда, форсайт-сессияләрдә культура программаларында катнаштылар. Владелинага бу белемнәр район практикасында кулланырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.