27 нче ноябрьдә Югары Ослан авыл җирлеге хезмәткәрләре район үзәге территориясендә эре габаритлы мусор җыю белән шөгыльләнделәр.
Гражданнар аны кая тели шунда ыргытырга өйрәнгән. Бу тәртипсезлекләр өчен башкалар җавап бирсен дип уйлый алар.
Аның урынына бу җирдә балалар өчен уен мәйданчыклары, ял итү өчен эскәмияләр ясарга, тротуарларны төзәтергә мөмкин булыр иде.
Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты шәһәр кешеләрен отходларны тиешле җиргә түгүләрен сорый. Барыбыз бергә чисталыкны тотканда гына җиребез матур булыр!