Ана – бәхетле бул!

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Ана! Нинди бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатын – кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке – ана булуда!
“Һ.Такташ”.

ЯшЬ баламы, укучымы, олы кешеме – һәркайсы өчен ана – иң бөек исем!

Аның кайгыртуы, җылысы, ягымлылыгы, хезмәте һәр кешене кечкенәдән үк чорнап ала. Шуңа күрә баланың теле дә “әни” сүзе белән ачыла.

Макылның культура йортында 24 нче ноябрьдә Әниләр көненә багышланган “Бәхетле бул, ана!” дигән концерт программасы куелды.

Культура хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар бик яхшы, күңелле, йөрәккә үтепа керерлек номерлары белән халыкны шатландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International