«Юнармия» Бөтенроссия яшүсмерләр хәрби – патриотик хәрәкәтенең 3 нче слеты

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

24-25 нче ноябрьдә Казанның танк училищесында «Юнармия» Бөтенроссия яшүсмерләр хәрби – патриотик хәрәкәтенең 3 нче слеты булып узды.

Анда бөтен республикадан 350 дән артык юнармеец, министерство һәм ведомство вәкилләре, ветераннар катнашты.

Башта районнардагы отряд башлыклары отчет тотты, алдагы елга планнары белән уртаклашты. Яңа штаб составы белән таныштылар.

Тантаналы өлештән соң балалар концерт карады, ДОСААФ, хәрби дан музее экспонатлары белән таныштылар.
Ахырдан “Россия – минем тарихым” дигән паркка бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International