Янга – Юл авылындагы Вафина Нәгыймә Зиннәтовнага 90 яшь тулды.
Бу хатынның тормышы бик тә ачы язмышлы булды: репрессиягә эләгеп әтисе үлгәч, аны Мари урманнарын кисәргә озаталар. Ачлык, ялангачлык, сугыштан соңгы еллар...
Бүген ул рәхәттә үз кызында гомер итә. Аңа бүген Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгының бүләкләрен тапшырдылар.
Аны котларга С.Осянин, Валерий Майоров, Ирина Алеева, Римма Троицкая килделәр һәм җылы теләкләр теләделәр.