Бүген, 28 нче ноябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.
Очрашуга 7 кеше җир бүлеп бирү, торак, Киров авылындагы күлнең тоткасын ныгыту, Вахит авылының Үзәк урамында юл өстен төзәтү сораулары буенча килгән иде. Һәр мөрәҗәгать исәпкә алынды, кайберләре төрле службаларга эш өчен йөкләтелде.
Кабул итү һәр сишәмбе көнне сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр дәвам итә.
Килә алмаучылар өчен телефоннар: 2-18-39, 2-13-38.