Киләсе елның 1 нче январеннан машина куя торган урынны яңа закончалыклар буенча шәхси объект итеп үзеңә рәсмиләштерергә була. Шуңа күрә аннары аны бүләк итеп тә, сатып та, нәсел байлыгы итеп тә калдырырга ярый дигән сүз.
Бу яңалыкны кешеләр бик куанып кабул иттеләр һәм үзләренең ишегалдында урыннарны күзәткәләп йөри башладылар.
Росреестр идарәсе яңадан аңлата: сүз күчемсез милек булырлык һәм башка помещениеләрдән изолировать ителгән җир асты автомобиль стоянкалары һәм күпкатлы паркинглар турында гына бара.
Росреестрның күчемсез милек бүлеге белән идарә итүче Энҗе Мөхәммәтвәлиева әйтүенчә алдан торак документлары белән рәсмиләштереп куйган яшәми торган күчемсез милек документын яңадан “машина урыны” дигән белән алыштырып куярга мөмкин.
Бүгенге көндә ул официаль статус алды. Аның чикләре минималь мәйдан - 5,3х2,5 кв.м., максималь – 6,2х3,6 кв.м. тәшкил итә.
Аның өчен техник инңежерны чакыртып, күчемсез милекнең техник планын төзетергә, ә аннан соң аны кадастр учетына куярга, ә аннан соң гынахокук документын рәсмиләштерергә кирәк.