25 нче ноябрьдә Полина Осипова җитәкчелегендәге хореографик коллектив әниләр көненә багышланган концерт куйды.
Ул Югары Ослан гимназиясендә балалар, аларның әниләре һәм әбиләре катнашында бик җылы узды.
Анда 50 дән артык балалар сәнгать мәктәбе хореографик коллективлары «Жемчужина»(5-8 кл.), «Растишки»(3-4 кл.), «Огоньки» (1 кл.) һәм иң кечкенә «Цветики-семицветики» (3-6 яшҗ) чыгыш ясады.
Бик озак барган бу чараны әниләр һәм әбиләр бик ошатты. Алда инде яңа ел гала - концерты көтә.