Макыл мәктәбендә Мәктәп җитәкчеләренең “ Укыту сыйфатын күтәрү аша яңа стандартларны үзләштерү” дигән темага методик семинары булып узды.
Аның беренчесе узган елның апрель аенда булган иде. Бүген шул семинарда куелган юлдан атлаганда нинди үзгәрешләр кичергәннәрен Макыл мәктәбе бәйнә-бәйнә аңлатып бирде.
Яшь укытучылар дәрес бирде, кураторлар үз эшләре турында сөйләделәр, мәктәп җитәкчеләре укыту эше белән уңышлы идарә итү юларын аңлаттылар.
Ахырдан дәрестән тыш чараларда карадылар.