Туган якны өйрәнү музее кунаклары

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Туган якны өйрәнү музее бу юлы олы яшьтәге кунакларны кабул итте. Бу безнең районның хөрмәтле кешеләре, иҗтимагый тормыш активистлары. Алардан башка бер генә дә чара узмый районда.

Музей директоры аларны үзгәрешләр белән таныштырып заллар буенча йөртте. Аларда “Осланның бүгенгесе һәм үткәне” дигән күргәзмә бигрәк тә зур кызыксыну уятты.

 Очрашуга килгән Лебедев А.М., Севастьянова Н.И., Минейчева Н.М., Матросова Л.И., Цыганова Л.Ф., Крючкова Р.Г., Матросов Г.И. ларга бу кызыклы кичәдә катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International