Бүген район башлыгы урынбасары С.Осяин җитәкчелегендә Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышы булып узды.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды.
- 2017 нче елның 9 аенда Югары Ослан районында Хокук бозуларны профилактикалау Программасының тормышка ашырылуы;
- Югары Ослан районында Хокук бозуларны профилактикалау Программасының нәтиҗәләрен бәяләү индикаторлары;
- Хокук бозуларны профилактикалау буенча иҗтимагый оешмаларның роле;
- Алдан судка тартылучылар артыннан контроль;
- Легаль булмаган алкогольле эчемлекләрне юкка чыгару буенча эш.
Комиссия яңа карарлар чыгарды.