Кичә район балалар бакчалары җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре 2 зона семинарында булып кайтты.
Аның берсе – Кама Тамагында, икенчесе Тәтештә узды.
Семинар вакытында “Радуга” дан Саттарова Г.Ш., “Березка” дан Зиганшина А.М. үзләренең авторлык программасын тәкъдим иттеләр. Аның исеме: “Балалар бакчасында милли – региональ компонентны куллану буенча методик рекомендацияләр”.
“Березка” бакчасының җитәкчесе урынбасары Ю.Лыкина математик планшетлар белән уртаклашты.
8 нче декабрьгә күрше районнарны Югары Ослан җиренә “Березка” балалар бакчасына чакырып кайттылар.