1 нче декабрьдә Югары Ослан районы педагогларының аттестация комиссиясе утырышы булып узды.
Аның эшендә районның 21 эксперты һәм ТР Мәгариф министрлыгыннан да вәкил – “Азино” балалар иҗат Үзәге директоры Сөнгатуллина Ф.Г.да бар иде.
1 нче категориягә гариза язган 41 укытучы үзләренең профессиональ белемнәре һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Кайберләренә эш вакытында рекомендацияләр дә бирелде.