“Бердәм Россия” политик партиясенең XXVII нче конференциясе

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

2 нче декабрьдә “Бердәм Россия” политик партиясенең XXVII нче конференциясе үтте.

Партия делегатлары 2017 нче елга йомгаклар ясадылар, 2018 нче елның эш планын кабул иттеләр һәм22-23 нче декабрьдә Мәскәүдә узачак съездга делегатлар сайладылар.

Конференциянең төп темасы 2018 нче елның мартында узачак Россия Президентын сайлаулар турында булды.

Аның эшендә Федерация Советы рәисе урынбасары Андрей Турчак катнашты.

ТР Президенты республика халкының 80% ы Путин кандидатурасын яклаячагын белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International