Үткәннәргә сәяхәт

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

29 нчы ноябрьдә “Эрмитаң” ның туконгресс-холлында “Үткәннәргә сәяхәт” дигән конкурсның финалы булып узды.

Бу республика туризмына яшь буынны тарту буенча, инновацион туризм проектларын тормышка ашыру буенча һәм туризмның приоритетлы якларын билгеләү буенча беренче конкурс булып тора. Анда быел 27 районнан 154 гариза килгән. Җиңүчеләрне бүләкләүдә ТР туризм Министры урынбасары Сергей Иванов катнашты.

Югары Ослан районының Татар Борнашы мәктәбе укучылары Титова Екатерина, Бурукина Дарья “Серле утрау Свияжск” проекты белән 2 нче урынга чыктылар.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International