7 нче декабрьдә сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр инвалидлар декадасы кысаларында ТР Росреестры идарәсе сәламәтлеге чикләнгән гражданнар һәм аларның гаиләләре белән күчемсез милекне регистрацияләү сораулары буенча “Бердәм кайнар линия” көне үткәрә.
Казан шәһәре халкы өчен (843)255-25-71 телефоны аша Реестр идарәсенең физик затлар белән эш бүлеге башлыгы Галина Гончарова җавап бирәчәк.
Республиканың башка шәһәрләр һәм районнары өчен телефоннар идарәнең официаль сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) “Кайнар линияләр” бүлегендә урнашкан (скачать).