Балалар бәхете территориясе

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Дөньяда бар кеше дә бертөрле булмый. Кайсы кешенең сәламәтлеге, кайсысының тормышы һәм язмышы китек була.

Декабрьнең беренче декадасының инвалидларга багышлануы бик куанычлы хәл. Алар өчен иң мөһиме - үзләрен тулы тормышлы итеп тою.

Бу кеше – культура – җәмгыять бәйләнеше кешене кеше итә торган иң мөһим компонентлар. Инвалид беркайчан да үз проблемалары белән үзе генә калырга тиеш түгел. Без аларны актив тормышка интегрировать итәр өчен барысын да эшләргә тиеш.

Районның “Өмет утравы” социаль ярдәм күрсәтү Үзәге  инвалид балаларга бик зур игътибар юнәлтә. Быел да алар өчен бик күп чаралар планлаштырылган. Бәйрәм “Солнышко” балалар бакчасы хәзерләгән концерт белән башланып китте.

“Балалар бәхете территориясе” балалар өчен бик күңелле эш башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International