Менә көз үтеп тә китте... Традиция буенча Коргузада барлык көз бәйрәмнәрен озата торган бәйрәм оештырыла. “Коргуза кызлары”, “Патрики егетләре”, мәктәп укучылары, Шеланга һәм Октярьский авыл җирлекләренең иҗат группалары катнашында 3 сәгатьлек концерт куйдылар.
Халыкны бәйрәм белән котлаучылар арасында авыл җирлеге башлыгы С.Сакин, клуб системасы җитәкчесе Е.Мөхәмәтҗанова бар иде.
Бар халыкка бәйрәм күңеленә хуш килде. Аларның тараласы да килмәде.